
Коръән Кәримнән берничә аятьне, сүрәләрне берәү яттан укыса, яки карап укыса, шуны “Коръән уку” диләр. Коръән укучы иң беренче ният кылыр, ниятне күңелдән дә, телдән дә әйтергә ярый.
Ният:
🤲 НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘКРАӘЛ КУРАНӘ ҮӘ ӘТӘШШӘРАФӘ БИШӘРАФӘТИЛ КУРӘНИ ЛИРДААИР-РАХМӘӘНИ ҮӘ ТӘРДИШ-ШӘЙТААНИ. ӘЛЛААҺҮММӘ ЙӘССИРҺҮЛИ ҮӘ ТӘКАББӘЛҺҮ МИННИИ.
Үз сүзләрең белән:
🤲 Ният кылдым: Коръән укырга, аны укып, хөрмәтләргә. Ниятем – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү, Аңа якынаю, сөекле Пәйгамбәребез с.г.с.-нең шәфәгатенә лаек булу, дога кылу, шифалану һәм шайтаннан ерак булу. Әй Раббым, бу гыйбәдәтемне миңа Син җиңел кыл һәм Коръән укуымны кабул ит.
Коръән укучы, мөмкинлеге булганча, кыйблага карап утыра:
🤲 “Әгүүзү билләәһи минәш- шәйтанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” – дип әйтеп, башта “Фәтиха"ны, аннан теләгән аятьләрен, сүрәләрен укый башлый. Укып, туктагач:
🤲 Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим. Йәә Аллаһ Раббыбыз! Кылган гыйбәдәтләремнән разый булып, хата-кимчелекләрне гафу итеп, укыган Коръәнемне кабул кыл! Үземә дә, балаларыма да, карендәшләремә дә, нәсел-ыруыма да, күршеләремә дә, остазларыма да, сабакташларыма да, җитәкчеләребезгә дә Коръән белән гамәл кылып, сәҗдә әһеле булып, 2 дөньядада рәхәт яшәүләребезне насыйп ит! Шушы бер мизгел генә булган дөньядан мәңгелеккә күчкәндә, иманыбызны юлдаш итеп, Аллаһның җәннәтләрендә дә очрашуны насыйп ит!
Йәә Раббым! Барлык мөслим - мөслимә бәндәләреңә тәүбәңне, тәүфигыңны, гафиятеңне, хидәятеңне бир.
Йәә Рабыым! Укыган сүрәләремнең (аятьләремнең) әҗер-савапларын миннән дога өмет иткән, иман белән киткән барлык әрвахларым рухына да җиткерүеңне үтенәм: (әтисенең исеме белән улы яки кызының исемен әйтеп санап чыгарга була)...
Йәә Раббым! Аларның яткан җире – йомшак, карангы гүре – якты, авыр туфрагы – җиңел, урыннары – оҗмахта булсын! Кылган догаларым аларның ахирати хәлен җиңеләйтсен. Аллаһ, белеп кылган, белми кылган барлык гөнаһларын кичереп, игелекле гамәлләрен, матур эшләрен арттырып язсын. Әәмиин! Әәмиин! Әәмиин!
رَبَّنَا اٰتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَ فِي اْلآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ
🤲 Раббәнәәә әәтинәә фид-дүнйәә хәсәнәтәү үә фил әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә гәзәәбәннәәр. – Әй Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм Җәһәннәм утыннан безне сакла! (“Бәкара”, 201).
🤲 Бирахмәтикә йәә әрхәмәр- рахимиин. Үәхшүрнә йәүмәл кыййәәмәти мәгәл әберар. Әәмиин!

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1