
- 03:38
- 03:47
- 03:46
- 04:19
- 02:59
- 01:56
- 02:37
- 03:13
- 04:16
- 04:02
Фильтр
- Класс
Исемеңне сөеп кабатлар
Эльвира Хаматнурова көе
Гөл Мирһади сүзләре
Дөньяларда җиңел, җиңел түгел яшәү,
Бер утларга сала, бер суга.
Утны-суны бергә, бергә кичү өчен
Ярый әле чыктың, чыктың юлыма.
Тоям кулларыңның,
кулларыңның назын,
Тоям йөрәгеңнең сагышын.
Соңламадың, юк, син,
иркәм, соңламадың
Көтеп алган кешем,
син ул — язмышым.
Кисешкәннәр ярый,ярый безнең юллар,
Күздә балкып сөю кабынган.
Шушы сихри минут, минутларга бүген
Бөтен җаным, җаным белән табынам.
Тоям кулларыңның,
куларырыңның назын,
Тоям йөрәгеңнең сагышын.
Соңламадың, юк, син,
иркәм, соңламадың
Көтеп алган кешем,
син ул — язмышым.
Ялгыз булмый булмый, парсыз дөнья сансыз,
Каерылып сына канатлар.
Соңгы сулышта да иреннәрем синең
Исемеңне сөеп, сөеп абатлар.
Тоям кулларыңның,
куларырыңның назын,
Тоям йөрәгеңнең сагышын.
Соңламадың, юк, син,
иркәм, соңламадың
Көтеп алган кешем,
син ул — язмышым.
YouTube
БЭХЕТЕМ МЭХЭББЭТЕМ
Эльвира Хаматнурова көе
Рамил Чурагулов сүзләре
Әлеге кәдәр мин сине
Нигә күрмәдем икән
Доньяларда барлыгыңны
Нигә белмәдем икән
Көтеп-көтеп алдым сине
Син дә көткәнсең икән
Хәзер җаным пар аккоштай
Гел бергә булыйк иркәм
Әлегечә белмәгәнмен
Сөюнең мең рәхмәтен
Көтеп алган бәхетем син
Бәхетем-мәхәббәтем
Язмышларның бүләге син
Ходаем биргән бүләк
Бүләкне дә бик нык түзеп
Көтеп алырга кирәк
Безнең олы хисебезне
Телә күрмәсен хәсрәт
Суынмасын, сүрелмәсен
Йөрәктәге мәхәббәт
Әлегечә белмәгәнмен
Сөюнең мең рәхмәтен
Көтеп алган бәхетем син
Бәхетем-мәхәббәтем
YouTube
- Класс
Әнкәй янда булганда
Эльвира Хаматнурова көе
Гөл Мирһади сүзләре
Яратам иртәләрне
Уятса әнкәй сөеп,
Чакырса чәй эчергә
Тәмле коймаклар оеп.
Нинди рәхәт,
Нинди рәхәт
Әнкәй янда булганда,
Кочагына алып сөеп,
Назлап кына торганда.
Әнкәй карап торганда
Хәрефләр язам тезеп,
Мисалларны да эшлим
Азакка тиклем, түзеп.
Нинди рәхәт,
Нинди рәхәт
Әнкәй янда булганда,
Кочагына алып сөеп,
Назлап кына торганда.
Әнкәй теләп калганда
Бишлеләр дә эләгә,
Арымыйм да, талмыйм да,
Тарымыйм да бәлагә.
Нинди рәхәт,
Нинди рәхәт
Әнкәй янда булганда,
Кочагына алып сөеп,
Назлап кына торганда.
Кичен әкият сөйләп
Куенымда йоклата.
Еласам яшем сөртеп,
Үскәнем дип юата.
Нинди рәхәт,
Нинди рәхәт
Әнкәй янда булганда,
Кочагына алып сөеп,
Назлап кына торганда.
YouTube
Яраттым
Эльвира Хаматнурова көе
Флюр Абдракипов сүзләре
Мин сине яраттым,
Карагач күзләргә.
Мәхәббәткә чумдым,
Чумгандай күлләргә.
Кушымта:
Бар дөнья әйләнә
Тик сине уратып.
Хисләрем бәйләнә
Тик сине яратып.
Мәхәббәт очкыны
Читләргә тимәсен.
Ярату хисләрем
Сүнмәсен, сүнмәсен.
Йөрәгеңә синең
Ут-ялкын өрермен.
Сөюемнең назын
Тик сиңа бирермен.
YouTube
Яраттым
Эльвира Хаматнурова көе
Флюр Абдракипов сүзләре
Мин сине яраттым,
Карагач күзләргә.
Мәхәббәткә чумдым,
Чумгандай күлләргә.
Кушымта:
Бар дөнья әйләнә
Тик сине уратып.
Хисләрем бәйләнә
Тик сине яратып.
Мәхәббәт очкыны
Читләргә тимәсен.
Ярату хисләрем
Сүнмәсен, сүнмәсен.
Йөрәгеңә синең
Ут-ялкын өрермен.
Сөюемнең назын
Тик сиңа бирермен.
YouTube
Яшик сөеп, сөелеп!
Эльвира Хаматнурова көе
Рамил Чурагулов сүзләре
Синсез булган минутларым
Көннәр булып тоела
Син көнемдә, син төнемдә
Һич чыкмыйсың уемнан.
Бар хәсрәтләр онытыла
Әгәр булсаң янымда
Килә булысым әргәндә
Тагын, тагын, тагында
Матур бер язмышлар булып
Җанга чыкмас булып тулып
Янып, көеп һәм сөелеп
Яшик куш йөрәкләр булып
Яннарымнан һич югалма
Конемдә һәм төнемдә
Бул син, бул син яннарымда
Иртәгә һәм бүгендә
Синсез булган минутларым
Көннәр булып тоела
Син көнемдә, син төнемдә
Һич чыкмыйсың уемнан.
Матур бер язмышлар булып
Җанга чыкмас булып тулып
Янып, көеп һәм сөелеп
Яшик куш йөрәкләр булып
YouTube
Добавлено видео
03:38
загрузка
Показать ещёНапишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
О группе
Уважаемые подписчики,участники группы! Приглашайте друзей в группу.Вы здесь найдёте любимые песни и слова к ним. . Ведь вдвойне приятнее не только слушать, но и подпевать песне.
- Уфа
Показать еще
Скрыть информацию
Фото из альбомов
Музыка84
Ссылки на группу
4 412 участников
2 393 участника
1 207 участников